Календарь | « Апрель 2024 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пән | Җом | Шим | Якш | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
| | |
| Арча
Арча районы Татарстан Республикасында иң эре районнарның берсе, Казан артының төньяк өлешендә урнашкан һәм Марий-Эл Республикасы, Биектау, Саба, Балтач һәм Әтнә районнары белән чикләнә. Районның көньяк өлешеннән Казан-су елгасы уза, төньягында Ашыт һәм Шушма елгалары ага. Гомуми мәйданы 1843 квадрат километр, районда 51 мең кеше яши (91% - татарлар, 8% - руслар). Район үзәге - Арча шәһәре, Татарстан Республикасы башкаласы Казаннан 60 километр ераклыкта урнашкан, тимер юл челтәре белән тоташкан. Шәһәрдә 15,9 меннәң артык кеше яши. Арчада барлыгы 105 мәктәп: 27 урта һәм 11 тулы булмаган урта, 67 башлангыч мәктәптә, 57 мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә аң-белем бирелә. Аларда 1500 укытучы һәм тәрбияче эшли. Мәктәпне тәмамлаучылар Арча педагогия, социаль-юридик көллиятләрендә, агротехник лицейда, 120 нче профтехучилищеда укып һөнәр үзләштерәләр. Арча сәнгать мәктәбәндә, Укучылар сараенда түгәрәкләргә йереп, балалар өстәмә белем алалар, үзара аралашалар. Татар гимназиясе һәм информатика технологиясе үзәгенең тәҗрибә эше һәм яңа алымнары республика күләмендә тарала.
Арча 7нче номерлы урта гомумбелем мәктәбе
Арчаның җиденче номерлы урта мәктәбе – районда абруйлы мәктәпләрнең берсе. Бүгенге көндә мәктәптә 213 укучы, аларга 24 югары квалификацияле педагог белем бирә. Шуларның 5-се югары, 18-е беренче квалификацион категориягә ия. Мәктәпнең төп юнәлеше – заман таләп иткәнчә сыйфатлы белем бирүгә ирешү, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, һәрьяклап үскән, тормышта үзенең хезмәт юлын мөстәкыйль сайлый һәм алга таба һөнәр алырга әзер булган шәхес тәрбияләү. Мәктәп бер сменада эшли. Мәктәбебездә спорт залы, мастерской, ашханә, медицина бүлмәсе, компьютер классы бар. Шунлыктан мәктәптәге баланың күбесе "4” һәм "5” билгеләренә генә укый. Соңгы елларда район олимпиада нәтиҗәләре буенча мәктәп алдынгы урыннарны алып килә. "Мәгариф” милли проектын төбәкләрдә гамәлгә ашыру максатыннан төзелгән методик рекомендацияләр нигезендә конкурста катнашып, 3 укытучы "Россиянең иң яхшы укытучысы" грантын алды. Бүгенге көндә коллективта профильле укытуга һәм телләр укытылуга зур игътибар бирелә. Мәктәп яшь буынга эстетик-әхлак тәрбиясе бирү һәм Җир Хартиясе принципларына нигезләнеп экологик культура формалаштыру өстендә эшли.
Сайт авторы турында
«Зөһрә йолдыз кебек нурлы йөзең,
Ул искиткеч матур, сөйкемле.
Ләззәт биргән сихри карашларың,
Фикер-сүзең шифа шикелле...
Их, мактыйсым килде үзеңне!»
- күренекле татар язучысы Нәби Дәүли бу шигырь юлларын татар теле һәм әдәбияты укытучысы Файзуллина Алсу Мостафовнага багышлап язган кебек. Әйе, аңа сокланмый мөмкин түгел. Кыяфәте белән дә, үзенең эшләре, яхшы мөгамәләсе белән дә сөйкемле ул. Үзе тыйнак, гади, гадел һәм шул ук вакытта таләпчән дә. Хезмәттәшләре аның турында: «Алсу Мостафовна - әйбәт белгеч. Үз эшен яхшы белә. Энергияле, оптимист, тапкыр сүзле, бик кешелекле, ярдәмчел»- дигән фикерләрне әйтәләр. Файзуллина Алсу Мостафовна Арча районы Субаш-Аты авылында туа. Арча педагогия көллиятен, Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлап, үзенең хезмәт юлын Арча районы Утар-Аты урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлап җибәрә, Арчаның 3нче номерлы һәм 1 нче номерлы урта мәктәпләрендә дәвам итә. Алсу Мостафовна татар теле дәресләрендә халык педагогикасына, матур әдәбиятка, туган телне үстерүгә зур әһәмият бирә. Аның төп бурычы – укучыларга туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү, халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалау, балаларда милли үзаң, горурлык хисләре тәрбияләү, татар дөньясының иҗтимагый, сәяси, мәдәни тормышы белән якыннан һәм даими таныштырып бару. Бүгенге көндә гаиләсе белән Арча шәһәрендә яши. Арча җиденче номерлы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 2016нчы елда "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, 2020нче елда "Татарстан республикасының Атказанган укытучысы "дигән мактаулы исемгә лаек булды. Укучылары республика олимпиадаларында призер һәм җиңүче, 2ел рәттән укучысы Хаева Алсина Халыкара олимпиадасында җиңүче булды.
| |
| | |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|