Календарь | « Сентябрь 2017 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пән | Җом | Шим | Якш | | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
| | |
|
25.04.2017 Күренекле халык шагыйре Габдулла тукайга багышланган “Г.Тукай – безнең йөрәкләрдә” исемле шигырь уку буенча районкүләм бәйгесендә 5нче сыйныф укучысы Минашаева Эльза Фаиз кызы (укытучысы А.М.Файзуллина) уңышлы чыгыш ясады. Район буенча 38 укучы аасында I урын яулады. Ул Г.Тукайның “Туган җиремә” шигыре белән чыгыш ясады. Әфәрин, Эльза! Киләчәктә дә уңышлар елмайсын! Без синең белән горурланабыз !
|
26.04.2017 Бүген мәктәбебездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан эчтәлекле кичә үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең әсәрләрен сәнгатьле укыдылар, аның шигырьләренә язылган җырларын башкардылар. Тукай әсәрләре актуальлеген югалтмый, киресенчә, яңа яклары белән ачылып, укучылар күңелен әсир итә. Укыган саен укыйсы килә. Тукай яши икән, телебез, милләтебез дә яши дигән сүз.
|
19.04.2017 VI Республикакүләм Габдулла Тукай укуларында мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Файзуллина Алсу Мостафа кызы «Мәктәптә, инновацион технологияләр кулланып, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнү» секциясендә чыгыш ясап, дәрәҗәле II урынга лаек булды. Ул Республика укытучылары алдында Габдулла Тукай иҗатын мәктәптә укытуда үзенең алдынгы методлары һәм алымнары белән уртаклашты.
|
11.04.2017 Бүген 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән сынап карау тесты яздылар.
|
17.03.2017 17нче март көнне Казан шәһәренең 17 нченомерлы гимназиясендә Галимҗан Ибрагимов исемендәге VIII республика фәнни-гамәли конференциясе узды.Конференциядә 7 секция эшләде. Татарстан республикасының төрле районнарыннан килгән укучылар мөхтәрәм жюри каршында чыгыш ясадылар. Ә алар үз чиратында эшнең актуальлегенә, фәннилегенә, эзләнү эшчәнлегенә һәм укучының чыгышына һәм сорауларга җавап бирүләренә зур игътибар иттеләр. 7нче сыйныф укучысы Хаева Алсинә конференциядә катнашып, 3нче урынны алды.(Укытучысы Файзуллина А.М.) Киләчәктә дә Алсинәгә уңышлар телибез.
|
20.02.2017 Укытучы өчен укучысының уңышына сөенеп яшәүдән дә куанычлы вакыйга бармы икән? Укучыларыбызның яхшы укып, зыялы, тәрбияле, әдәпле, шәфкатьле булулары бер куаныч булса, аларның төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңү яулаулары – икенче сөенеч. Шөкер, андый балаларыбыз бар, димәк, киләчәгебез ышанычлы кулларда. Шундый укучыларның берсе – мәктәбебезнең горурлыгы булган 7нче сыйныф укучысы Хаева Алсинә. 14 һәм 17 февраль көннәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиаларында катнашты. Ике фәннән дә җиңү яулады. (укытучысы Файзуллина А.М.). Әфәрин, Алсина! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
|
17.02.2017 “Язучы да, батыр да”исемле Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә патриотик шагыйрьнең тормыш юлы буенча мавыктыргыч мәгълүматлар бирелде, шигырьләре сөйләнелде, сәхнәләштерелде. Кичәдә җырлар да яңгырады.
Муса Җәлил җирдә аз яшәде Күпме күрде, күпме кичерде! Йөрәк утын сүнмәс ялкын итеп. Мәңге сүнмәс җырга күчерде.
|
17.02.2017 Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Файзуллина Алсу Мостафа кызы 8нче сыйныф укучыларының рус төркемендә Lecture Racing программасын кулланып, ОГЭ га әзерләнү буенча мастер класс күрсәтте. Дәрестә укучылар бик теләп катнаштылар. Укытучы туган телгә мәхәббәт, кызыксыну уятырга тырышты, укучыларның белемнәрен тикшерде. Бу программа белән эшләү укучылар өчен дә, укытучы өчен дә бик уңай, һәр эшнең нәтиҗәсе күренеп бара.
| |
| |
| | |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|