Календарь | « Гыйнвар 2018 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пән | Җом | Шим | Якш | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
| | |
|
Арчаның 6нчы мәктәбендә "Ел укытучысы -2017" бәйгесенең зона туры - икенче этабы үткәрелде. Бәйгедә районның барлык мәктәпләреннән укытучылар 1әм аларның җитәкчеләре дә килгән иде. Беренче итеп, актлар залында бәйгедә катнашучыларның үз-үзләре белән таныштыру, ә соңыннан тест эшләү, "Осталык классы"н күрсәтү өлеше үткәрелде. Бу бәйгедә безенең мәктәбебезнең белемле, максатчан, зур тәҗрибәле укытучысы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Мостафа кызы Файзуллина көч сынашты һәм "Белем бирү процессында заманча технологияләрне иң оста файдаланучы" номинациясендә җиңү яулады. Аның бу хезмәте безгә, яшь хезмәттәшләренә үрнәк буларак бирелде. Алсу Мостафа кызына авыр һәм мактаулы хезмәтендә зурдан-зур уңышлар, яңа үрләр яулавын теләп калабыз.
|
Мәктәптә Эльза зур уңышларга ирешә. Ел саен фән конкурсларында җиңү яулый. Менә алар: Россиякүләм Г.Тукай исемендәге шигырь сөйләүчеләр конкурсы (лауреат), Россиякүләм “Әлифба: тарихка сәяхәт һәм заманча үсеш юнәлешләре” исемле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе (1урын), III Републикакүләм “Туган тел- серле тел” конкурсы (1урын), "Әбием сандыгы" республикакүләм олимпиадасы (җиңүче), "Әдәби туган як" республика фестивалендә (җиңүче) һәм башкалар. Сыйныфтан тыш тәрбия чараларында да ул үзен иң актив укучы буларак таныта. Укуга, мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләренә шулкадәр җитди карый. Сыйныфташлары арасында да дәрәҗәсе зур. Әле күптән түгел генә ТНВ телестудиясендә мастер-класста катнашып кайтты. Эльза без синең белән горурланабыз!
|
Декабрь ае - вакыйгаларга бик бай ай. Чирекне,беренче яртыеллыкны тәмамлау,Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнү һәм, әлбәттә, олимпиадаларда актив катнашу. Безнең мәктәп укучылары Татар теле һәм әдәбияты фәненнән олимпиадаларда актив катнаштылар. Җиңүчеләр: Татар теле (татар төркеме) - Сафина З.(5нче сыйныф), Хаева А.(8нче сыйныф). Татар әдәбияты (татар төркеме) - Хаева А.(8нче сыйныф). Татар теле һәм әдәбияты (рус төркеме)- Шамонова А.(8нче сыйныф), Николаева К. (7нче сыйныф). Призерлар: Татар теле (татар төркеме)- Әхмәтшина А.(5нче сыйныф), Минашаева Э.(6нчы сыйныф), Сафиуллина А.(7нче сыйныф). Газизова Г.(9нчы сыйныф) Татар теле һәм әдәбияты (рус төркеме)- Лексин Даниил (8нче сыйныф). Әфәрин кызлар, егетләр!
...
Тагын уку »
|
Република олимпиада үзәгендә "Әбиемнең сандыгы" исемле Республика олимпиадасы булды. Бу олимпиадада 4нче сыйныф укучысы Валеева Адилә, 5нче сыйныф укучылары Гарифуллина Камилә һәм Сафина Зәринә һәм 6нчы сыйныф укучысы Минашаева Эльза катнашты. Кызлар татар халкының калфаклары, чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар турында чыгыш ясадылар. Адилә, Камилә, Эльза җиңүче , ә Зәринә призер дипломына лаек булдылар. Кызларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
| |
| |
| | |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|