Календарь | « Апрель 2024 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пән | Җом | Шим | Якш | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
| | |
|
11 февраль-Туган тел елы кысаларында 2 А классефында (кл.җитәкче.Шәйхиева В. Н.) «Туган Тел-халык рухы»дигән темага сыйныф сәгате узды. Тел-ул кешеләр аралашу чарасы яки мәгълүмат тапшыру каналы гына түгел, ә дөнья интерпретацияләренә үзенчәлекле караш, халык рухы. Һәр кеше өчен тел Ватан символы булып тора. Үз аңыбызда без аның гаиләсе, ата-бабалары, туган учагы җылысы белән элемтәсен күрәбез. Анда халык зирәклеге, аның мәдәнияте һәм характеры бирелә.
Укучылар татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштылар. Сыйныф сәгате ахырында Туган халыкның гореф-гадәтләрен, гореф-гадәтләрен ук
...
Тагын уку »
|
Арчаның 7нче урта мәктәбендә Татарстан Республикасының Туган тел һәм әдәбияты укытучылары катнашында "Аралашу чарасы буларак телне укыту методлары һәм алымнары"дигән темага семинар-киңәшмә булды. Семинар Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Кәлимуллина Зөлфия Риф кызының сәламләве белән башланып китте. Милли мәгарифнең җаваплы методисты Мостафина Э.Г. районда милли мәгарифнең торышы белән таныштырды. Семинарны Арчаның 7нче урта мәктәбе директоры Исмәгыйлев Ирек Радил улы дәвам итте. Үзенең чыгышында ул мәктәпнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Туган тел һәм әдәбият укытучылары Исмагилов Р.М., Фәйзуллина А.М.., Шәфигуллина Л. А., Шәмсетдинова Л.И.. ачык дәресләр һәм мастер-класслар күр
...
Тагын уку »
|
8 нче февраль көнне Казанның «Дуслык» балалар һәм яшүсмерләр спорт комплексы базасында рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдә укучы татар торкемендэ укучылар өчен туган (татар) эдэбиятыннан республика олимпиадасы үтте. Мәктәбебез укучылары Хаева Алсина жинуче, Гаптелова Зэлинэ призер, Сафина Зарина призёр булды.Киләчәктә дә укычылырга зур уңышлар теләп калабыз! Молодцы, кызлар!
|
6 нчы февраль көнне Казанның «Дуслык» балалар һәм яшүсмерләр спорт комплексы базасында рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдә укучы татар торкемендэ укучылар өчен туган (татар) теленнән республика олимпиадасы үтте. Мәктәбебез укучылары Газизова Мэдинэ, Гаптелова Зэлинэ һәм Хаева Алсина призер, Сафина Зарина катнашучы таныклыгына ия булды.Киләчәктә дә укычылырга зур уңышлар теләп калабыз!
|
4нче февраль көнне Казанның «Дуслык» балалар һәм яшүсмерләр спорт комплексы базасында рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдә укучы рус телле укучылар өчен туган (татар) теленнән республика олимпиадасы үтте. Мәктәбебез укучылары Лексин Даниил һәм Мирзозода Зульфираи призер, Лексина Ульяна катнашучы таныклыгына ия булды.Киләчәктә дә укычылырга зур уңышлар теләп калабыз!
|
Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия, чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерә һәм үстерә. Мәктәбебезнең татар теле фәне буенча олимпиаданың муниципаль этабы җиңүчеләре һәм призерлары билгеле булды. Җиңүчеләр: Сафина Зәринә (8 сыйныф) , Лексина Ульяна (8 сыйныф), Гаптелева Зәлинә (9сыйныф), Хаева Алсинә (11 сыйныф). Призерлар: Миннебаева Алисә (5 "б" сыйныф), Газизова Мәдинә (5 "а"сыйныф), Лексин Денис (5 "б" сыйныф), Тимериева Руфинә (6 сыйныф), Гыйззәтуллина Миләүшә (7 сыйныф), Рахматзада Абдурахим (10 сыйныф), Лексин Даниил (11 сыйныф). Афәрин, укучылар!
|
Театр яктылыкка, нурга илтә... Мәктәптә 7-8нче сыйныф укучылары көче белән "Елак Батыр" комедиясе куелды. Кечкенә артистлар бик уңышлы чыгыш ясадылар. Театр һәр балага күп санлы комплекслардан арынырга, үз көчеңне тикшерергә һәм үз эшеңнән канәгатьләнү хисе алырга, ә кайвакыт сәләтеңне ачарга ярдәм итә. Әсәр балаларны табигатькә игътибарлы булырга , ялганлау, мактану кебек начар гадәтләрне үзебездә булдырмаска, һәркемгә ярдәм куллары сузып, яхшылыклар эшләргә чакыра.
...
Тагын уку »
|
2020 елның 1 октябреннән III Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесенә старт бирелде. 5 ноябрьдә Арчаның 6 нчы мәктәбендә бәйгенең район этапы узды. Бәйгедә мәктәбебез укучылары - Әхмәтшина И., Вәлиева А., Минһаҗева Р., Вәлиева З. катнаштылар һәм призлы урынга лаек булдылар.
|
5 "а" һәм 5 "б" сыйныф укучылары Лексин Денис, Нәҗметдинова Зөһрә, Федорова Дина, Миннебаев Алиса татар тел белеме буенча III республика олимпиадасында катнашты. Олимпиада Россиянең герое Марат Радик улы Әхмәтшин ( Россия офицеры, Сүриядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, Россия Федерациясе Герое), исемендәге "Сәләтле балалар өчен шәһәр иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге" ндә узды.
|
Килә шаулы, алтын матур көзем,
Яфрак оча, көзге җил исә.
...
Тагын уку »
| | |
| | |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|