Календарь | « Апрель 2024 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пән | Җом | Шим | Якш | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
| | |
|
Мәктәптән Минашаева Эльза, Ахметшин Азат, Боһараева катнашты. Ә Гатауллина Илүзә җыр номинациясендә чыгыш ясады.
|
Арчада Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шигырь бәйрәме узды. Бәйрәмгә Казаннан Татартсан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан җитәкчелегендә бер төркем язучылар кайтты. Алар арасында төрки телле Яшь язучылар корылтае делегатлары да бар иде. Кунакларны район җитәкчесе Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде. Башта алар Арчаның үзәк мәйданында халык язучылар һәйкәлләренә чәчәкләр салды, соңгы елларда традициягә әйләнгән Тукай марафонына старт бирделәр.
|
"Алиш эзләреннән" I төбәкара фәнни - гамәли конференциясенең "Әкиятләрдән олы тормышка" секциясендә лауреат исеменә лаек булды һәм диплом белән буләкләнде Заһидуллина Лия. Касыймова Ләйлә актив катнашучы сертификатына ия булды.
|
Арча педагогия көллиятендә студентлар һәм укучыларның эзләнү эшләр конференциясе үтте. 7нче сыйныф укучысы Сафиуллин Дамир 1 урын яулады
|
Мәктәпнен 3нче сыйныф укучысы Минашаева Эльза конкурста катнашып, лауреат дипломы белән бүләкләнде.
|
Арча җиденче мәктәбендә рус мәктәбенең рус группаларында эшләүче укытучылар җыелды. ачык дәресләр каралды. Мәктәпнең укытучылары Лилия Илдус кызы һәм Алсу Мостафа кызы ачык дәресләр күрсәттеләр, эш алымнары белән уртаклаштылар.
|
Рус мәктәбенең рус классында татар теле дәресе. Дәрес 6нчы сыйныф өчен бирелә.
|
25 августта Арчада укытучыларның август киңәшмәсе булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Роза Шәяхмәтова катнашты.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев ирешелгән уңышлар, алда торган бурычлар турында чыгыш ясады.
Укучыларга белем һәм тәрбия бирүне яхшырту юллары турында эшлекле сөйләшү булды.
...
Тагын уку »
|
9 Майда Җиңү көнендә Арча шәһәре үзәгендә "җанлы скульптура"дигән тамаша оештырылды. Безнең мәктәп укытучылары партизан хәрәкәтенә багышланган композиция әзерләделәр. Блиндаж, пулеметлар, автоматлар, рация, кием - салым, обихода предметлар-барысы да хәрби вакытка туры килде һәм арчалыларга зур кызыксыну уятты. Район хакимияте мәктәп коллективын рәхмәт сүзләре белән бүләкләде. Моннан тыш, мәктәп коллективы 1944 елның февралендә һәлак булган һәм Төбәк-Чокырча авылында күмелгән совет очучыларына багышланган музей экспонатлары күргәзмәсен Әзерләде. Мәктәп укытучылары "Үлемсез полк" йөрешендә катнашты.
|
29 апрельдә Арча балалар сәнгате йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларның "Туган тел - 2016" бәйгесе уздырылды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм ТР ында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасын" гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйгенең 1 турында 33 укытучы катнашты. Бәйгедә иң күп балл җыйган укытучылар конкурсның икенче турына узды. Бүгенге бәйгедә райо
...
Тагын уку »
| | |
| | |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|