Календарь | « Март 2024 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пән | Җом | Шим | Якш | | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
| | |
|
Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе бар, кадер-бәясе , хөрмәте бар. Газиз туган телебез-татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк!
21 нче февраль көнне мәктәбебездә “Туган тел” көненә багышланган язучылар һәм сәнгать әһелләре белән бик матур очрашу кичәсе узды. Кичәдә мәркәзебездән килгән хөрмәтле кунакларыбыз: татар поэзиясендә үз урын алган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күпсанлы китаплар авторы, якташыбыз фәннәр докторы, Һ.Такташ исемендәге премия лауреаты Рифат Җамал һәм “Сөембикә” журналы бүлек мөдире һәм “Безнең гәҗит” гәҗитенең хатлар бүлеге мөдире Гәрәева Лилия Фирдәвесовна катнашты. Кунаклар үз чыгышларында туган телне сак
...
Тагын уку »
|
15 нче февраль көнне - Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар халкының батыр улы, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шушы уңайдан "Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" МБГБУ - Казан арты милли мәгариф белем үзәгендә Муса Җәлилгә багышланган "Тамчы шоу" интеллектуаль уены үтте. Анда 1 нче мәктәпнең "Таң йолдызлары", 2 нче мәктәпнең "Маяк", 5 нче гимназиянең "Чәчәкләр", 6 нчы мәктәпнең "Кызыл ромашка", 7 нче мәктәпнең "Хыял", Лесхоз мәктәбенең "Ромашкалар" командалары катнашты. Укучылар герой шагыйрь Муса Җәлилн
...
Тагын уку »
|
11 нче февраль көнне Яңасала башлангыч мәктәбе, мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә, Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 30 еллыгы уңаеннан, “Онытылмый Әфган кырлары...” дигән әфганчылар Сафин Ринат Илгиз улы һәм Гайнетдинов Габделгани Габделхәй улы белән очрашу кичәсе булды. Очрашу алдыннан Әфган сугышы турында документаль фильм һәм күргәзмә карау оештырылды. Килгән кунаклар да, укучылар да бик матур чыгыш ясадылар.
|
10 нчы февраль көнне Арчаның 7 нче номерлы урта мәктәбе укучылары, Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 30 еллыгы уңаеннан, Яңасала авылында яшәүче әфганчы Сафин Ринат Илгизович белән очрашуга бардылар. Сугышчы –интернационалист утны-суны кичеп, Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәве, патриотлык хисе турында сөйләде.
|
6нчы февральдән 8нче февральгә кадәр рус телле балалар өчен татар теленнән үткәрелгән республикакүләм олимпиада булды. Мәктәбебез укучылары Мирзозода Зулфираи (4нче сыйныф) җиңүче, Шамонова Аня (9нчы сыйныф) призер дипломына лаек булдылар. 8 нче сыйныф укучысы Николаева Кристина катнашучы таныклыгы белән бүләкләнде. Киләчәктә дә кызларга татар телен өйрәнүдә уңышлар теләп калабыз!
|
4нче февральдән 6нчы февральгә кадәр татар әдәбиятыннан үткәрелгән республикакүләм олимпиада булды. Мәктәбебез укучылары Хаева Алсина (9нчы сыйныф), Гаптелова Зәлинә (7нче сыйныф) җиңүче дипломы белән бүләкләнделәр. Киләчәктә дә кызларга уңышлар теләп калабыз!
|
3 нче февраль көнне татар теленнән республика олимпиадасы булды.Безнең мәктәп укучылары Хаева Алсиңә (9 нчы класс), Минашаева Эльза (7нче класс) һәм Сафина Зәринә (6нчы класс) призер булдылар. Кызларга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз !
|
Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә “Балачак планетасы-7” дигән исем астында Арчаның 7 нче мәктәбе укучыларының ижат концерты булды.
Дәртле җырлар, төрле милләт халыкларының биюләре, нәфис сүз бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Бүген мәктәптәге мөһим бурычларның берсе- балаларның сәләтләрен ачу өчен җирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү. Чара бу өлкәдә 7нче мәктәп укытучылар коллективының зур эш алып баруын исбатлады. “Һәрбер бала-үзе бер талант. Укучыдагы шул сәләтне вакытында күрергә һәм шул сәләтне үстерү өстендә эшләргә генә кирәк,”- ди мәктәп җитәкчесе Альмира Мидхәто
...
Тагын уку »
|
7нче декабрь көнне безнең мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Сәләтле балалар белән эш алымнары”темасы астында район семинары узды. Югары категорияле укытучы Файзуллина А.М 7нче сыйныф (татар төркеме)ндә “Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең” информацион технологияләр кулланып, югары категорияле укытучы Исмәгыйлев Р.М. 2нче сыйныф (рус төркеме) ндә “Минем тәнем” уен, җыр, диалог аша В.Н.Мещерякова системасы буенча, беренче категорияле укытучы Шәмсетдинова Л.И. 4 нче сыйныф (татар төркеме)ндә.“Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә” тәнкыйди-фикерләү технлогиясе алымы, беренче категорияле укытучы Шәфигуллина Л.Ә. 6нчы сыйныф (татар төркеме)ндә “Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау” Си
...
Тагын уку »
|
Бүген мәктәптә "Бию планетасы"конкурсы. Конкурста 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Балалар алдында катлаулы бурыч тора иде. Аларга дөнья халык биюләрен биләргә кирәк иде. Артистлык, техниклык, Музыка һәм бию чагыштырмасы-жюри һәр катнашучыга бәя биргән төп критерийлар. Бу критерийларга аеруча тулы җавап бирүче җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады, чөнки барлык балалар да бик талантлы бит.
| « 1 2 ... 5 6 7 8 9 ... 13 14 » | |
| | |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|