Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
| | |
|
20:58 Сәләткә нур булган йолдызлар |
25 нче апрель көнне Казанда Сәләт йортында Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» VII республикаүләм ачык әдәби конкурсының финалы узды. Конкурс шигърият, чәчмә әсәр, балалар әдәбияты, әдәби блог дигән дүрт номинациядә иҗатка тартылган яшь дусларыбызның матур эшләрен бәяләде. Һәм менә финалга «иң-иң»нәре җыелды. Быел җиңүчеләрне номинация эчендә номинацияләр белән бәяләделәр.
Ә инде танатаналы өлештә һәрбер җиңүче дипломга һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.
Бу конкурста Арча җиденче номерлы урта мәктәбеннән 4 укучы катнашты. 5 нче сыйныф укучылары Исмәгыйлева Камилә, Әхмәдуллина Зәлия, 6нчы сыйныф укучылары Исмәгыйлева Рамилә һәм Гаптелева Зәлинә: “Шигърият” номинациясендә иләрә “Шигърият” тә “Эзләнүләр, кызыклы табышлар” номинациясендә чыгыш ясадылар. Сезгә киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын, кадерле укучылар!
«Кеше күңеле – төпсез дәрья» . Шул дәрьяны иңләгәндә әле бер, әле икенче төрле яңалык, теләк-хыял ачыла, кешенең үзе дә белмәгән сәләтләре барлыкка килә Таң җиленә кушылып биисе, табигатькә кушылып җырлыйсы, күкнең төрле төсләргә керүен кәгазьгә төшерәсе, бар җиһанны таң калдырырлык шигырьләр язасы киләБолар барысы да безнең, синең хәлдән килә! Иң мөһиме – шул төпсез дәрьяга баш-аягың белән чумудан курыкмаска.
Белеп, сизеп, күреп торабыз: яз җитүгә , уй-фикерләрең, гөрләвектәй ташып, кәгазь битенә ашкыналар. Бу – күңелнең еракларга ашкынган, иң “җилбәзәк” вакыты. Тик иҗат вакытка һәм урынга бәйләнмәгән. Кояш челләсе, елак көз, салкын буранлы кыш та илһамландыра, иртән чәй эчеп утырганда да, алгебрадан катлаулы мәсьәлә чишкәндә дә һәм йокысыз төннәрен бигрәк тә иҗат итәсе килә. Ә соңрак шул иҗат белән бүлешәсе, бер җылы сүз ишетәсе һәм синең иҗатыңны аңлардай җанга якын бер дус белән утырып сөйләшәсе килә башлый.
“Сәләткә нур булган йолдызлар” синең дустың булырга тели. Иҗат сукмагыннан бергәләп атлыйк!
|
Просмотров: 256 |
Добавил: a422ta
| Рейтинг: 0.0/0 |
| |
| | |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|