Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
| | |
|
19:46 Татар теле буенча республика семинары |
Арчаның 7нче урта мәктәбендә Татарстан Республикасының Туган тел һәм әдәбияты укытучылары катнашында "Аралашу чарасы буларак телне укыту методлары һәм алымнары"дигән темага семинар-киңәшмә булды. Семинар Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Кәлимуллина Зөлфия Риф кызының сәламләве белән башланып китте. Милли мәгарифнең җаваплы методисты Мостафина Э.Г. районда милли мәгарифнең торышы белән таныштырды. Семинарны Арчаның 7нче урта мәктәбе директоры Исмәгыйлев Ирек Радил улы дәвам итте. Үзенең чыгышында ул мәктәпнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Туган тел һәм әдәбият укытучылары Исмагилов Р.М., Фәйзуллина А.М.., Шәфигуллина Л. А., Шәмсетдинова Л.И.. ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Йомгаклау сүзе белән татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы чыгыш ясады һәм туган тел һәм әдәбият укытуда яңа алымнарны билгеләп үтте. Семинарда катнашучылар әлеге семинарны оештырган өчен мәктәп администрациясенә, педагогик коллективына рәхмәт белдерделәр.
|
Просмотров: 115 |
Добавил: fam73
| Рейтинг: 0.0/0 |
| |
| | |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|