Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
| | |
|
Төп » 2018 » Апрель » 25 » Татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиада
23:16 Татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиада |
22- 25 нче апрель көннәрендә Казанда узган татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиадада барлыгы 460 укучы һәм студент көч сынашты. Олимпиада Россия субъектларында һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбияты белемен, татар мәдәниятен үстерү һәм саклау өчен шартлар тудыру максатыннан уздырыла. Татар теленнән белемнәрен Татарстаннан 216, Россиянең 26 төбәгеннән 92, 13 чит илдән 30 укучы һәм студент, Россиянең якшәмбе мәктәпләреннән 16 укучы, Татарстан һәм Россия субъектларыннан 50 студент катнашты. Безнең мәктәп укучылары да шулар арасында булу бик зур горурлык. Татар җанлы, телне сөюче кызларыбыз Шамонова Анна катнашучы дипломына лаек булды, ә Хаева Алсина мәктәбебезгә, районыбызга җинү алып кайтты. Телне, әдәбиятны сөюче Алсинә күңелендә җылылык, киләчәккә өмете зур:
Халыкара бәйгедә,
Бар татарлар берләшик.
Телебезнең җәүһәрләрен
Саклау өчен көрәшик?!
Җаннар бозга әйләнгәнче,
Эретик әле бүген.
Яктыртсын татар телебез
Бөтен дөньяның күген?!
Киләчәктә дә укучыларыбызга уңышлар телибез!
|
Просмотров: 197 |
Добавил: a422ta
| Рейтинг: 0.0/0 |
| |
| | |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|