Календарь | « Гыйнвар 2020 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пән | Җом | Шим | Якш | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
| | |
|
00:24 Татар теле укытучылары семинары |
22нче гыйнвар көнне Арча 7нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучылары катнашында зона семинар-киңәшмәсе узды.
Мәктәп директоры Исмәгыйлев ИрекРадил улы һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары Галимова Рәмзия Гали кызы укытучыларны сәламләделәр. Мәктәп тарихы һәм бүгенге торышы турында сөйләде.
Кунаклар мәктәбебездә оештырылган “Үсеш ноктасы”, “Бөек Җиңүнең 75 еллыгы”, “ТАССР оешуга 100 ел”, “Арча районы оешуга 90 ел” күргәзмәләре белән таныштылар. Иҗади эшләүче, хезмәт укытучыбыз Зыятдинова Альбина Альберт кызының кул эшләре белән кызыксындылар һәм бик теләп мастер – класста катнаштылар. Алъяпкычларга милли бизәкләр төшерделәр.
Югары категорияле укытучы Файзуллина Алсу Мостафа кызы “Белемлелекнең чиге юк” Туган тел дәресләрендә “Кроссенс” алымын кулану исеме астында үткәргән мастер-класслар чын осталык мәктәбе булды. Анда укучылар эшчәнлеген оештыруның төрле алымнары белән танышырга мөмкин иде.
“Мәктәп күгендә балкып янучы йолдызлар” исеме астында әдәби журнал - мәктәбебезнең сәләтле укучыларын яктырткан чара иде.
“Без тарихта эзлебез” мәктәпнең авыл һәм төбәк тарихына багышланган музеенда булу да онытылмаслык хатирәләр калдыргандыр.
Семинарда катнашучылар аның файдалы булуын, югары дәрәҗәдә үтүен ассызыкладылар, зур рәхмәтләрен белдерделәр, коллективка уңышлар теләделәр.
|
Просмотров: 176 |
Добавил: fam73
| Рейтинг: 0.0/0 |
| |
| | |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|