Календарь | « Апрель 2015 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пән | Җом | Шим | Якш | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
| | |
|
14:35 "Туган тел-2015" бәйгесе |
29 апрельдә Арча балалар сәнгате йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларның "Туган тел - 2016" бәйгесе уздырылды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм ТР ында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасын" гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйгенең 1 турында 33 укытучы катнашты. Бәйгедә иң күп балл җыйган укытучылар конкурсның икенче турына узды. Бүгенге бәйгедә районның иң көчле, иҗади, алдынгы укытучылары көч сынашты. Укытучылар үзләре, һөнәри эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерделәр, осталык дәресләрен тәкъдим иттеләр. Берсеннән-берсе матур чыгышлар, яңа идеяләр, заманча укыту һәм тәрбия ысуллары, сәхнә осталыгы белән кабат сокландырдылар татар мөгаллимнәре. Туган телгә, туган җиргә булган тугрылыклары, һөнәри осталыклары, иҗади хезмәтләре һәм балаларга булган чиксез мәхәббәтләре белән шаккатырдылар алар. Туктаусыз һөнәри үсештә булулары, бетмәс энергия һәм чиксез сабырлыклары белән хөрмәт уяттылар. Арчаның 7 нче номерлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәмсетдинова Лилия Илдус кызы 3 урынны яулады. Сезне чын күңелебездән зур җиңүегез белән котлыйбыз!
|
Просмотров: 215 |
Добавил: a422ta
| Рейтинг: 0.0/0 |
| |
| | |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|