Календарь | « Декабрь 2016 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пән | Җом | Шим | Якш | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
| | |
|
13:56 "Уйлы еллар,моңлы еллар" исемле очрашу кичәсе |
Мәктәбебездә Арчада яшәп иҗат итүче һәвәскәр шагыйрә Шәйхетдинова Роза апа белән "Уйлы еллар,моңлы еллар" исемле очрашу кичәсе үткәрелде. Шагыйрә үзенең ятимлектә үткән балачагы, яшьлек еллары, ничек шигырь яза башлавы турында сөйләде, шигырьләрен укыды. Аның шигырьләрендә тормышындагы җан әрнеткеч ачы хакыйкать белән күзгә-күз очрашуы, рухи һәм иҗади табышлары чагыла. Кичәдә укучылар һәм укытучылар Роза апаның шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, аның шигырьләренә язылган җырлар тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кичәнең яме, төп бизәге- шагыйрә Роза апа бу сорауларның берсен дә җавапсыз калдырмады. Очрашуга килгән һәркем күңеленә рухи азык, тирән канәгатьләнү хисләре белән кайтып китте. Бүгенге очрашу мизгелләре күңел түрләрендә әле бик озак сакланыр.
|
Просмотров: 203 |
Добавил: a422ta
| Рейтинг: 0.0/0 |
| |
| | |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|