Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
| | |
|
Төп » 2018 » Апрель » 21 » VIII Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсы
19:42 VIII Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсы |
17-18 апрель көннәрендә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында VIII Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды. Бу конкурста мәктәбебездән 6нчы сыйныф укучысы Минашаева Эльза һәм 5нче сыйныф укучысы Әхмәтшина Иделия җиңүче дипломына лаек булдылар.
Быел иҗади бәйге “Ана – бөек исем” дигән темага багышланды. Конкурска Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 350дән артык гариза алынган. Бәйгедә Кытай, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм башка илләрдән дә катнашучылар бар.
Жюри составына ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, РФның атказанган, ТРның халык артисткасы Наилә Гәрәева, РФның атказанган, ТРның халык артисткасы, профессор Эльмира Хамматова, ТРның атказанган артисты Инсаф Абдуллин, “Федераль татар милли-мохтарияте” иҗтимагый оешмасы советы аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрипова, Казан театр училищесы педагог-режиссеры Марсель Мәхмүтов, сценарист, Казан театр училищесы педагогы Ләйлә Сәләхетдиновалар кергән.
Жюри рәисе РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бинчәнтәев.
|
Просмотров: 228 |
Добавил: a422ta
| Рейтинг: 0.0/0 |
| |
| | |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|