Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
| | |
|
Төп » 2019 » Апрель » 25 » Татар теле һәм әдәбияты буенча VII Халыкара олимпиада
23:22 Татар теле һәм әдәбияты буенча VII Халыкара олимпиада |
Олимпиаданың йомгаклау этабы 22-25 апрельдә узды. Ул ике турдан торды: татар теле һәм әдәбиятыннан, татар халкы һәм Татарстан тарихыннан язма тур; "Дөнья киңлегендә Татарстан" емасына проект эшләрен яклау рәвешендә телдән тур. Олимпиадада катнашучылар түбәндәгеләр:Татарстан мәктәпләреннән 8-11 сыйныф укучылары - 232 кеше; Чит илләрнең укучы һәм студентлары - 37 кеше; РФ төбәкләре мәктәпләре һәм якшәмбе мәктәпләреннән 8-11 сыйныф укучылары - 191 кеше; Татарстан һәм РФ субъектлары студентлары - 40 кеше.
Безнең мәктәп укучылары да шулар арасында булу бик зур горурлык. Татар җанлы, телне сөю че кызларыбыз Шамонова Анна катнашучы дипломына лаек булды, ә Хаева Алсина мәктәбебезгә, районыбызга җинү алып кайтты. Телне, әдәбиятны сөюче Алсинә күңелендә җылылык, киләчәккә өмете зур.
|
Просмотров: 266 |
Добавил: a422ta
| Рейтинг: 0.0/0 |
| |
| | |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|