Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
| | |
|
19:47 VII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары |
12 апрельдә Арча районының Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында VII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды.
Мәктәбебезнең 8нче сыйныф укучысы Хаева Алсина « Олы җанлы, нечкә хисле, берникадәр хыялый мәҗнүн Тукай...» исемле эше белән уңышлы чыгыш ясады һәм 1урын алды. 11нче сыйныф укучысы Җәмилова Алинә “Г.Тукайның Казан чоры иҗаты” дип исемләнгән эше белән чыгыш ясады һәм 2 урынга лаек булды.
Габдулла Тукайның 132 еллык туган көне уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан оештырылган чарага барлыгы 225 фәнни һәм иҗади эш килгән. Бигрәк тә Арча, Актаныш, Балтач, Лаеш, Чирмешән, Аксубай, Спас, Апас, Азнакай районнары, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләре укучылары укуларда актив катнашырга теләк белдергән.
Укучылар биш төрле номинациядә хезмәтләрен якладылар: “Габдулла Тукайның Җаек чоры иҗаты”, “Габдулла Тукайның Казан чоры иҗаты” , “Казаныбызда яшәгән бөек шәхесләр”, “Габдулла Тукай турында язылган әдәби әсәр”, “Тылсым көче” (укучылар тарафыннан иҗат ителгән фантастик хикәяләр). Чарада республика мәктәпләреннән килгән 64 укучының, 54 укытучының эше тыңланды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, район башкарма комитеты вәкилләре, мәгариф идарәсе җитәкчесе, мәгарифне үстерү институты доцентлары, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, Казандагы Г.Тукай музее хезмәткәрләре,”Гаилә һәм мәктәп баш мөхәррире, “Мәгариф” журналы бүлек мөхәррире, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире, Казан-арты этнография музее директоры урынбасары катнашында төзелгән жюри укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә бәя бирде.
|
Просмотров: 241 |
Добавил: a422ta
| Рейтинг: 0.0/0 |
| |
| | |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|