Календарь | « Апрель 2024 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пән | Җом | Шим | Якш | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
| | |
|
Хәзерге заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү. Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү - хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз. Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый дип әйтергә кирәк. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, киләчәк һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса. Районыбызда сәләтле балаларны үстерү безнең төп бурычыбыз.
|
2019 елның 22 нче маенда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең Халыкара мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында мәктәп укучыларының Бөтенроссия предмет олимпиадаларында җиңүчеләрне, призерларны һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү узды.
...
Тагын уку »
|
Бүген мәктәптә Габдулла Тукай туган көнгә багышланган "Шигырь сөйләүчеләр" конкурсы булды. Конкурс 3 номинациядә барды: 1) 1-4 нче сыйныф; 2) 5-8 нче сыйныф; 3) 9-11 нче сыйныф.
“Тукай” дигәч, уйлар әллә кая –
Үткәннәргә кире йөгерә.
Бишектән үк халкым моңы булып
...
Тагын уку »
|
Олимпиаданың йомгаклау этабы 22-25 апрельдә узды. Ул ике турдан торды: татар теле һәм әдәбиятыннан, татар халкы һәм Татарстан тарихыннан язма тур; "Дөнья киңлегендә Татарстан" емасына проект эшләрен яклау рәвешендә телдән тур. Олимпиадада катнашучылар түбәндәгеләр:Татарстан мәктәпләреннән 8-11 сыйныф укучылары - 232 кеше; Чит илләрнең укучы һәм студентлары - 37 кеше; РФ төбәкләре мәктәпләре һәм якшәмбе мәктәпләреннән 8-11 сыйныф укучылары - 191 кеше; <
...
Тагын уку »
|
«Шигырь уты безнен йөрәкләрдә» исемле районкүләм шигырь бәйгесендә Минашаева Эльза 2 нче дәрәжә дипломы белән бүләкләнде. Талантлы укучыбызнын унышларына сокланабыз һәм киләчәктә тагын зурдан-зур уңышлар телибез!
|
"Җир Хартиясе кысаларында заманча социаль-икътисадый системаларның экологик куркынычсызлыгы”исемендәге Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә мәктәбебез укучылары Сөләйманова Әдилә -2 урын ( химия), Гаптелова Залина - 3 урын ( татар әдәбияты), Мангуткин Айнур - катнашучы (экология) дипломына лаек булды . Афәрин, укучылар, киләчәктә уңышлар телибез!
|
"Хәтер чылбыры" фольклор коллективларының IV район фестивалендә мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Минашаева Эльза уңышлы чыгыш ясады һәм диплом белән бүләкләнде."Энилэр уракта чакта" дип исемлэнгэн шаян фольклор куренеше белэн Эльза Минашаева чыгыш ясады
|
13 нче апрель көнне, 10 нчы класс укычысы Сафина Л., М.И.Мәхмутов исемендәге "Фәнсар" мәктәбендә республикакүләм фәнни- гамәли конференциясендә катнашты һәм сертификатка лаек булды.
|
21нче мартта мәктәптә Нәүрүз бәйрәме үтте.
Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. ХIХ гасырдан калган мәгълүматларга караганда, Нәүрүз атна-ун көнгә сузылган. Ул көннәрне йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп&rdqu
...
Тагын уку »
|
Бүген 3 нче сыйныф укучылары Миңнуллин Руслан, Хафизов Әмир, Миңнуллин Алмаз «Дулкыннар» республикакүләм конкурсының «Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр» номинациясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Әлеге чараның максаты – күренекле татар эшлеклеләренең тормышы һәм иҗаты үрнәгендә балаларны һәм яшьләрне Ватанга мәхәббәт һәм милли үзаң тәрбияләү.
| « 1 2 ... 4 5 6 7 8 ... 13 14 » | |
| | |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|