Календарь | « Апрель 2024 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пән | Җом | Шим | Якш | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
| | |
|
Яңасала башлангыч мәктәбендә башлангыч класс укытучылары, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре катнашында башлангыч классларга Мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы булып узды. Көндәлекне тутыру тәртибе,үзләренең сайтларында битләрен ачып,ничек эшләргә кирәклеген өйрәттек. Аннары укучылар “Культурный дневник первоклассника” ,”Казан” презентацияләрен карадылар.
|
Игелек ярминкәсе узды! Мәктәптә өстәмә белем бирү үсеш алган, күп санлы түгәрәкләр эшли.Шуңа күрә без үз кулларыбыз белән ниләр эшләнүе, мөмкин булса да, сатылырга тиеш, дигән карарга килдек. Әгәр яхшылыклар кыйлсак, әлбәттә, явызлыкларны җиңеп чыгачакбыз.
|
7 нче апрельдә Яңасала башлангыч мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, авылдашыбыз Гомәр Бәшировка мемориаль такта кую тантанасы булды. Кунакларыбыз - язучының оныгы Гәүһәр Хәсәнова (Мәһдиева), якташ язучыбыз, "Казан утлары" журналының җаваплы сәркатибе Вакыйф Нуриев, Арча районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев З. М., "Казан арты" тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Гарипов Ш.З., "Безнең мирас" журналының бүлек мөхәррире Гобәйдуллин Л. И. язучы белән бәйле вакыйгаларны искә алдылар. Балалар үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Өлкәннәрнең чыгыш ясавы бәйрәмне тагын да ямьләндерде
|
18 марттта Галимҗан Ибраһимовның 129 еллына багышланган VII республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясе булды. 6нчы сыйныф укучысы Хаева А. һәм Хамитова Ч. уңышлы чыгыш ясадылар. Хаева Алсина II урынга лаек булды. (укытучысы: Файзуллина А.М.) . Алсина киләчәктә дә зур уңышларга ирешүеңне телибез!
|
Бүген мәктәптә Халыкара туган тел көненә багышланган чара үткәрелде. Мәктәбебездә төрле милләт балалары белем ала. Аларның һәрберсенең туган теле үзенә газиз. Әлеге чара һәр балада милли аң, милли горурлык хисләре уятты. Укучылар туган телне саклау-милләтеңне саклап калу икәнлегенә тагын бер кат инандылар.
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -
...
Тагын уку »
|
3нче сыйныф укучысы Зарипова Азалия Сарман муниципаль районында "Муса Җәлил- иҗат һәм батырлык үрнәге" исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә шигырь укучылар бәйгесендә катнашып 3 урынны яулады.
|
Мөхәммәт Мәһдиевны искә алу кичәсе Казан арты” тарих-этнография музеенда 1 декабрьдә 10 сәгатьтә Татарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевка 85 яшь тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Кичәдә язучының кызы Гәүһәр Хәсәнова (Мәһдиева), улы Искәндәр Мәһдиев катнашты.
|
Бүген 5 нче сыйныф укучылары чишмә буена
сәяхәт ясадылар. Сер түгел, тормыш нигезе булып тора су. Безнең белән генә түгел, күп санлы күршеләребезнең сәламәтлеге һәм иминлеге сулыклар торышына бәйле, чөнки хәтта иң кечкенә генә кулъяулык та, ахыр чиктә, безнең уртак диңгезгә коя бит! Су бик күп хайваннар һәм үсемлекләр өчен яшәү тирәлегенә хезмәт итә, аларны саклау турында кайгырту-безнең бурычыбыз.
|
21 сентябрь көнне Арчаның җиңенче номерлы урта мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары тел һәм әдәбияты укытучысы Файзуллина Алсу Мостафа кызы белән берлектә экскурсиягә бардылар. Тәрбияче көзге табигатьнең матурлыгына сокланырга әйдәде, һава, җир, кояш, үсемлекләргә игътибар итәргә өйрәтте. Балаларга саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырылды. Көзге табигатькә экскурсия балаларның күңелендә зур тәэсир калдырды
|
Арча җиденче номерлы мәктәбеннән Минашаева Эльза, Шавалиев Азат катнашты. Азат үзенең моңлы җырлавы, ә Эльза сәнгатьле сөйләве белән тамашачыны таң калдырды. Киләчәктә уңышлар телибез.Әфәрин , укучылар.
| « 1 2 ... 10 11 12 13 14 » | |
| | |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|