Календарь | « Апрель 2024 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пән | Җом | Шим | Якш | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
| | |
|
Република олимпиада үзәгендә "Әбиемнең сандыгы" исемле Республика олимпиадасы булды. Бу олимпиадада 4нче сыйныф укучысы Валеева Адилә, 5нче сыйныф укучылары Гарифуллина Камилә һәм Сафина Зәринә һәм 6нчы сыйныф укучысы Минашаева Эльза катнашты. Кызлар татар халкының калфаклары, чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар турында чыгыш ясадылар. Адилә, Камилә, Эльза җиңүче , ә Зәринә призер дипломына лаек булдылар. Кызларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
|
Сикертән мәктәбендә Районара Мөхәммәт Мәһдиев укуларында мәктәбебездән 8нче сыйныф укучысы Хаева Алсинә, 11нче сыйныф укучысы Җәмилова Алинә "М.Мәһдиев иҗат темаларның әдәиятта бирелеше" юнәлешендә, 5нче сыйныф укучысы Әхмәдуллина Зәринә "Мин авыл баласы" юнәлешендә уңышлы чыгыш ясадылар. "М.Мәһдиевның "Кеше китә җыры кала" әсәрендә фразеологизмнар" исемле фәнни эшен 8нче сыйныф укучысы Хаева Алсинә уңышлы яклады һә мактау дипломы белән бүләкләнде.
|
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Файзуллина Алсу Мостафа кызы 8нче сыйныф укучыларының рус төркемендә Lecture Racing программасын кулланып, ОГЭ га әзерләнү буенча мастер класс күрсәтте. Дәрестә укучылар бик теләп катнаштылар. Укытучы туган телгә мәхәббәт, кызыксыну уятырга тырышты, укучыларның белемнәрен тикшерде. Бу программа белән эшләү укучылар өчен дә, укытучы өчен дә бик уңай, һәр эшнең нәтиҗәсе күренеп бара.
|
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән сынап карау тесты яздылар.Укучыларга биремнәрне чишү өчен 2,5 сәгать вакыт бирелде. Башкарылган эшләрне мәгълүмат эшкәртү җирле үзәктә тикшерәчәкләр. Тест Укучыларның татар телен белү дәрәҗәсетикшерелде.
|
Сезне өлкәннәр көне белән котлыйм,
Сезгә тынычлык, игелек телибез,
Мәхәббәт, туганнар, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге,
Бәйрәмнәрдә тормыш мул булсын!
Оныклары да куандырсын балалары да булышсын,
...
Тагын уку »
|
25.04.2017 Күренекле халык шагыйре Габдулла тукайга багышланган “Г.Тукай – безнең йөрәкләрдә” исемле шигырь уку буенча районкүләм бәйгесендә 5нче сыйныф укучысы Минашаева Эльза Фаиз кызы (укытучысы А.М.Файзуллина) уңышлы чыгыш ясады. Район буенча 38 укучы аасында I урын яулады. Ул Г.Тукайның “Туган җиремә” шигыре белән чыгыш ясады. Әфәрин, Эльза! Киләчәктә дә уңышлар елмайсын! Без синең белән горурланабыз !
|
26.04.2017 Бүген мәктәбебездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан эчтәлекле кичә үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең әсәрләрен сәнгатьле укыдылар, аның шигырьләренә язылган җырларын башкардылар. Тукай әсәрләре актуальлеген югалтмый, киресенчә, яңа яклары белән ачылып, укучылар күңелен әсир итә. Укыган саен укыйсы килә. Тукай яши икән, телебез, милләтебез дә яши дигән сүз.
|
19.04.2017 VI Республикакүләм Габдулла Тукай укуларында мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Файзуллина Алсу Мостафа кызы «Мәктәптә, инновацион технологияләр кулланып, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнү» секциясендә чыгыш ясап, дәрәҗәле II урынга лаек булды. Ул Республика укытучылары алдында Габдулла Тукай иҗатын мәктәптә укытуда үзенең алдынгы методлары һәм алымнары белән уртаклашты.
|
11.04.2017 Бүген 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән сынап карау тесты яздылар.
|
17.03.2017 17нче март көнне Казан шәһәренең 17 нченомерлы гимназиясендә Галимҗан Ибрагимов исемендәге VIII республика фәнни-гамәли конференциясе узды.Конференциядә 7 секция эшләде. Татарстан республикасының төрле районнарыннан килгән укучылар мөхтәрәм жюри каршында чыгыш ясадылар. Ә алар үз чиратында эшнең актуальлегенә, фәннилегенә, эзләнү эшчәнлегенә һәм укучының чыгышына һәм сорауларга җавап бирүләренә зур игътибар иттеләр. 7нче сыйныф укучысы Хаева Алсинә конференциядә катнашып, 3нче урынны алды.(Укытучысы Файзуллина А.М.) Киләчәктә дә Алсинәгә уңышлар телибез.
| « 1 2 ... 8 9 10 11 12 13 14 » | |
| | |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|