Календарь | « Апрель 2024 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пән | Җом | Шим | Якш | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
| | |
|
16 нчы апрель көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә “Тукай төрле телләрдә яңгырый” район бәйгесе узды. Иң яхшы эш авторлары бүген 2 нче турга җыелды. Ишек төбеннән үк кунакларны Тукайның әкият геройлары каршы алды һәм сәламләделәр.
“Тукай турында татар телендә иҗат эшләре” номинациясендә 6 нчы сыйныф укучысы Исмәгыйлева Рәмилә 1нче урынга, 5 нче сыйныф укучысы Әхмәдуллина Зәлия 2нче урынга лаек булдылар. &n
...
Тагын уку »
|
12 апрельдә Арча районының Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында VII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды.
Мәктәбебезнең 8нче сыйныф укучысы Хаева Алсина « Олы җанлы, нечкә хисле, берникадәр хыялый мәҗнүн Тукай...» исемле эше белән уңышлы чыгыш ясады һәм 1урын алды. 11нче сыйныф укучысы Җәмилова Алинә “Г.Тукайның Казан чоры иҗаты” дип исемләнгән эше белән чыгыш ясады һәм 2 урынга лаек булды.
Габдулла Тукайның 132 еллык туган көне уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан оештырылган чарага барлыгы 225
...
Тагын уку »
|
4 апрель көнне Арча укучылар сараенда Ш.Галиевның тууына 90, Ф.Яруллин тууына 80 елга багышланган “Туган тел – иң татлы тел” шигырь укучылар бәйгесе булды. 4 нче сыйныф укучысы Җәмилов Ильмир – 3 урын, 6нчы сыйныф укучысы – 3урын яулады.3нче сыйныф укучысы Гатауллина Әлфинә,5нче сыйныф укучысы Зарипова Азалия актив катнашучы сертификатына ия булдылар.
|
Балтач районы Балтач урта гомум белем мәктәбендә II Республикакүләм педагог Габдулхак Каюмов исемендәге “Эзләнүләр аша камиллеккә” исемле укучылар, студентлар һәм укытучылар арасында фәнни-тикшеренү укулары булып узды. 8нче сыйныф укучысы Хөснетдинов Инзил , Каенсар авылының тарихын сөйләп, уңышлы чыгыш ясады һәм җиңү яулады. Инзил беренче дәрәҗәдәге диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
|
Ташкичү мәктәбендә Шиһабеддин Мәрҗәнинең 200 еллыгына багышлап үткәрелгән, Республикакүләм Ш.Мәрҗәни укулары булып узды. Укуларда 140 укучы катнашты, эш 5 юнәлештә алып барылды. 8нче сыйныф укучысы Хаева Алсинә “Шиһабетдин Мәрҗани — татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе” исемле эше белән уңышлы чыгыш ясады һәм 1урын алды. Киләчәктә дә уңышлар сина, Алсинә!
|
Кукмара районының Ядыгер авылы урта мәктәбендә II Республикакүләм педагог Габдулхак Каюмов исемендәге “Эзләнүләр аша камиллеккә” исемле укучылар, студентлар һәм укытучылар арасында фәнни-тикшеренү укулары булып узды. 6нчы сыйныф укучысы Гаптелова Зәлинә, “Иҗат” юнәлешендә үзе язган шигырен сөйләп, лауреат исеменә лаек булды. Зәлинә киләчәктә дә иҗат чишмәң саекмасын, матур, эчтәлекле шигырьләрең белән безне куандырып тор. Уңышлар сина!
|
8нче сыйныф укучысы Хаева Алсинә Фоат кызы (укытучысы Файзуллина А.М.) республикакүләм татар теле олимпиадасында җиңүче булды. Киләчәктә дә Асинәгә уңышлар телибез!
Мин - татармын, туган ягым
Татарстан төбәге.
Горурланып тибә миндә
Татар кызы йөрәге!
|
Арчаның 6нчы мәктәбендә "Ел укытучысы -2017" бәйгесенең зона туры - икенче этабы үткәрелде. Бәйгедә районның барлык мәктәпләреннән укытучылар 1әм аларның җитәкчеләре дә килгән иде. Беренче итеп, актлар залында бәйгедә катнашучыларның үз-үзләре белән таныштыру, ә соңыннан тест эшләү, "Осталык классы"н күрсәтү өлеше үткәрелде. Бу бәйгедә безенең мәктәбебезнең белемле, максатчан, зур тәҗрибәле укытучысы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Мостафа кызы Файзуллина көч сынашты һәм "Белем бирү процессында заманча технологияләрне иң оста файдаланучы" номинациясендә җиңү яулады. Аның бу хезмәте безгә, яшь хезмәттәшләренә үрнәк буларак бирелде. Алсу Мостафа кызына авыр һәм мактаулы хезмәтендә зурдан-зур уңышлар, яңа үрләр яулавын теләп калабыз.
|
Мәктәптә Эльза зур уңышларга ирешә. Ел саен фән конкурсларында җиңү яулый. Менә алар: Россиякүләм Г.Тукай исемендәге шигырь сөйләүчеләр конкурсы (лауреат), Россиякүләм “Әлифба: тарихка сәяхәт һәм заманча үсеш юнәлешләре” исемле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе (1урын), III Републикакүләм “Туган тел- серле тел” конкурсы (1урын), "Әбием сандыгы" республикакүләм олимпиадасы (җиңүче), "Әдәби туган як" республика фестивалендә (җиңүче) һәм башкалар. Сыйныфтан тыш тәрбия чараларында да ул үзен иң актив укучы буларак таныта. Укуга, мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләренә шулкадәр җитди карый. Сыйныфташлары арасында да дәрәҗәсе зур. Әле күптән түгел генә ТНВ телестудиясендә мастер-класста катнашып кайтты. Эльза без синең белән горурланабыз!
|
Декабрь ае - вакыйгаларга бик бай ай. Чирекне,беренче яртыеллыкны тәмамлау,Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнү һәм, әлбәттә, олимпиадаларда актив катнашу. Безнең мәктәп укучылары Татар теле һәм әдәбияты фәненнән олимпиадаларда актив катнаштылар. Җиңүчеләр: Татар теле (татар төркеме) - Сафина З.(5нче сыйныф), Хаева А.(8нче сыйныф). Татар әдәбияты (татар төркеме) - Хаева А.(8нче сыйныф). Татар теле һәм әдәбияты (рус төркеме)- Шамонова А.(8нче сыйныф), Николаева К. (7нче сыйныф). Призерлар: Татар теле (татар төркеме)- Әхмәтшина А.(5нче сыйныф), Минашаева Э.(6нчы сыйныф), Сафиуллина А.(7нче сыйныф). Газизова Г.(9нчы сыйныф) Татар теле һәм әдәбияты (рус төркеме)- Лексин Даниил (8нче сыйныф). Әфәрин кызлар, егетләр!
...
Тагын уку »
| « 1 2 ... 7 8 9 10 11 ... 13 14 » | |
| | |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|