Календарь | « Гыйнвар 2021 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пән | Җом | Шим | Якш | | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
Статистика |
Онлайнда барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
 | |  |
 |

29 апрельдә Арча балалар сәнгате йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларның "Туган тел - 2016" бәйгесе уздырылды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм ТР ында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасын" гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйгенең 1 турында 33 укытучы катнашты. Бәйгедә иң күп балл җыйган укытучылар конкурсның икенче турына узды. Бүгенге бәйгедә райо
...
Тагын уку »
|
Бүген 10 нчы март көнне Шавалеев А.(3 нче сыйныф), Валеева А.(2 нче сыйныф), Минашаева Э.(4 нче сыйныф) Республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесендә катнаштылар. "Нәфис сүз" номинациясендә катнашкан Минашаева Эльза Кызыксындыру бүләгенә лаек булып, диплом белән бүләкләнде.
|
4 февраль көнне Зеленодол муниципаль районының 10нчы номерлы гимназиясендә Яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге ХIVхалыкара фәнни-тикшеренү конференциясе булды. 7нче мәктәптән укучылар үзләренең фәнни эшләрен яклап, Җәмилова Алинә(9нчы сыйныф) III дәрәҗәле , Минәшәева Ралинә(10нчы сыйныф) һәм Сафиуллин Дамир(8нче сыйныф) лауреат дипломына лаек булдылар.
|
Бүген "Салават күпере", "Сабантуй", "Ялкын", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары мөхәррирләре белән очрашу кичәсе булды. Мөхәррирләр үзләренең журналлары , анда чыга торган сәхифәләр белән таныштырдылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Бу кичә балалар өчен дә, мөхәррирләр өчен дә файдалы узды.
|
Бәйрәм белән хөрмәтле хезмәттәшләр!
|
Хөрмәтле Хезмәттәшләр! Бәйрәм белән сезне!
|
Казан шәһәрендә Н.И.Лобачевский исемендәге укучыларның XI фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды. "Арча ягы мәгърифәтчеләре" исемле эше белән Арча өченче номерлы урта мәктәбенең 10 класс укучысы Зөбәерова Алсу Рәсәй буенча III урынны яулады . Киләчәктә дә зур уңышлар сиңа, Алсу!
|
Арча балалар сәнгать мәктәбендә укытучылар дәрес бирү, дәрестән тыш чараларны оештыру буенча осталыкларын күрсәттеләр. Балаларга якын килү, тәрбияләү һәм белем бирүдә төрле алымнар куллануларын исбатладылар.Беренче урынны Хәсәншәех урта мәктәбенең физкультура укытучысы Айзат Минҗанов алып, республика бәйгесендә катнашу хокукын алды. Арча өченче номерлы урта мәктәбенең татар теле укытучысы Дамир Таҗиев "Новатор укытучы" исеменә лаек булды.
|
4 март көнне Арча районы хәкимият башлыгы Алмас Әмин улы Нәзиров 2010 ел - Укытучылар елын ачып җибәрде. Бу бәйрәмдә Арча районында туып үскән иң мөхтәрәм кешеләр үзләренең беренче укытучыларына рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар, хөрмәт,назлы караш сәхнәдән бөркелеп торды.
|
12 февраль көнне татар әдәбиятыннан Республика олимпиадалары булып узды. Арча өченче номерлы урта мәктәбеннән 11класс укучысы Нуриева Алинә, 10 класс укучысы Зөбәерова Алсу беренче урынны яулап кайттылар. Кызларның уңышлары белән горурланабыз! Әфәрин,кызлар!
| |  |
 | |  |
|
- **** - | Г.Тукай премиясе лауриатлары:
|
- **** - | М.Җәлил премиясе лауриатлары:
|
|